На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Сян Бо: 2025 ел башында Казанда Кытайга визалар бирә башларга планлаштырабыз

2025 ел башында Татарстан башкаласында Кытайга визалар бирә башларга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»га Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо хәбәр итте, дип яза агентлык хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Бу юнәлеш буенча эш бара, һәм без аны мөмкин кадәр тизрәк төгәлләргә исәп тотабыз.

Әлегә төгәл дата юк, әмма визаларны 2025 ел башында бирә башларга планлаштырабыз, хәзерге вакытта әзерлек бара», - дип сөйләде агентлыкка дипломат.

Ул ассызыклаганча, Казанда Кытайга визалар бирә башлау ТР башкаласы белән Шанхай арасында туры авиаэлемтә ачылу сәбәпле хәзер аеруча актуаль. Беренче борт кичә очып килде.

Ссылка на первоисточник
наверх