23 июньдә Татарстанда «Ура, авылга» проекты старт ала. Бу - республика авыл җирлекләрендә бер атналык бушлай көндезге лагерь, аны «Алдынгылар хәрәкәте» оештыра. Узган ел ул Татарстанның 15 авылында 700дән артык баланы берләштергән иде. Бу җәйдә исә аның географиясе ике тапкырга киңәйде, анда 7-17 яшьлек 2 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнаша алачак, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына оешманың төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәтендә.
«Проект узган ел зур популярлык казанды. Бу хакта балалар, өлкәннәр, әти-әниләр, әби-бабайлар, авыл җирлекләре башлыклары да әйтте. Ул балаларны гына түгел, тулаем авылны да берләштерде, чөнки күп кенә чаралар авыл дәрәҗәсендә үткәрелә, анда теләгән һәркем килә ала. Проектның максаты - туган телләрне заманча интерактив форматта өйрәнүне дәвам итү. Шуңа күрә быел тагын ике яңа тел өстәдек. Алар - чуваш һәм удмурт телләре, чөнки Татарстан территориясендә бик күп милләтләр яши», - дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Мәдәният һәм сәнгать», «Туган тел, милли мәдәният һәм традицияләр» юнәлешләре җитәкчесе Камилла Прахова.
Чаралар республиканың 10 районындагы 30 авыл җирлегендә узачак:
Азнакай районы
30 июнь - 4 июль - Тымытык авылы, Гагарин урамы, 1 («Тымытык» авыл мәктәбе)
1-5 июль - Әгерҗе авылы, Г.Әхмәтова урамы,14а (авыл мәдәният йорты)
7-11 июль - Урманай авылы, Татарстан урамы, 27а
Апас районы
23-27 июнь - Әлмәндәр авылы, Җиңү урамы, 1
30 июнь - 4 июль - Иске Йомралы авылы, Вахитов урамы, 29
7-11 июль - Дәвеш авылы, Ленин урамы, 75
Арча районы
23-27 июнь - Яңа Кенәр авылы, Совет урамы, 12
30 июнь - 4 июль - Наласа авылы, М.Вахитов урамы, 64
30 июнь - 4 июль - Түбән Мәтәскә авылы, Үзәк урам, 22
Балтач районы
23-27 июнь - Чепья авылы, Ленин урамы, 55 (Чепья мәктәбенең спорт мәйданчыгы)
23-27 июнь - Нөнәгәр авылы, Ленин урамы, 97
23-27 июнь - Иске Салавыч авылы, Совет урамы, 12
Биектау районы
30 июнь - 4 июль - Шәпше авылы, Ленин урамы, 2 (Шәпше авылы мәдәният йорты)
30 июнь - 4 июль - Ямаширмә авылы, Нариманов урамы, 15 (Ямаширмә авылы мәдәният йорты)
30 июнь - 4 июль - Коркачык авылы, Иске Казан авыл җирлеге
Чүпрәле районы
14-18 июль - Кече Чынлы авылы, Крупская урамы, 2
14-18 июль - Түбән Каракитә авылы, Мәктәп урамы, 1
28 июль - 1 август - Олы Аксу авылы, Октябрь урамы, 47
Мамадыш районы
30 июнь - 4 июль - Түбән Тәкәнеш авылы, Кооператив урамы, 3а
30 июнь - 4 июль - Көек-Ерыкса авылы, Гагарин урамы, 29
(Көек-Ерыкса авылы мәдәният йорты)
30 июнь - 4 июль - Түбән Ушмы авылы, Совет урамы, 33а
Теләче районы
7-11 июль - Баландыш авылы, Ленин урамы, 2 (Баландыш авылы мәдәният йорты, авыл ял паркы)
14-18 июль - Олы Кибәхуҗа авылы, Г.Сөләйманов урамы, 8
21-25 июль - Олы Мәтәскә авылы, Ф.Хөсни урамы, 56а
Чирмешән районы
15-19 июль - Лашман авылы, Совет урамы, 32
21-25 июль - Кармыш авылы, Б.Габдрахманов урамы, 44а
27-31 июль - Иске Кади авылы, Г.Тукай урамы, 12
Чистай районы
30 июнь - 4 июль - Мөслим авылы, Пионер урамы, 10 (Мөслим авылы мәдәният йорты)
30 июнь - 4 июль - Йолдыз бистәсе, Үзәк урам, 1а
30 Июнь - 4 июль - Каргалы авылы, Чапаев урамы, 7 (Каргалы авылы мәдәният йорты)
Лагерьда шушы авыл җирлекләрендә әби-бабалары яки башка туганнары булган, шушы авыл җирлекләреннән булган, шушы авыл җирлекләрендә яшәүче дуслары булган балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.
Сменада катнашу өчен әлеге сылтама буенча заявка бирергә кирәк.
Хәрәкәтне булдыру турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның җәендә имзалады. «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җитәкли. «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә эшләячәк Республика координацион советын төзү турындагы указга 2023 елның 14 февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии