На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Хургадада һәлак булган россиялеләрнең мәетләрен илгә кайтару башланды

Мисырның Хургада курортында батискаф һәлакәтендәүлгән россиялеләрнең мәетләрен илгә кайтару процессы башланды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россиянең Хургададагы генераль консуллыгына сылтама белән хәбәр итә.

Генераль консуллыкта ачыклык кертүләренчә, репатриация белән бәйле финанс чыгымнарын иминият компанияләре каплый.

Искәртеп үтәбез, пәнҗешәмбе көнне Хургада яр буенда Россиянең 45 туристы утырган батискаф һәлакәткә юлыкты.

Дипломатик чыганаклар алты россияле, шул исәптән ике баланың һәлак булуын раслады. Зыян күргән ике кеше табиблар күзәтүе астында кала, калган туристлар хастаханәдән чыгарылган. Беренчел мәгълүматларга караганда, фаҗигадә Татарстан табибы Равил Вәлиуллин һәлак булган. Шушы көннәрдә ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин аның хатыны Кристина Вәлиуллинаның хәле тотрыклы булуы хакында хәбәр итте. Аларның ике баласы да хастаханәдә ята, гомерләренә куркыныч янамый.

Генераль консул Виктор Воропаев сүзләренчә, кешеләрне утырткан вакытта батискафка су тула башлаган, нәтиҗәдә ул баткан.

Мисыр хакимияте әлеге хәлне тикшерә. Судно капитаны җирле прокуратура карары белән азат ителгән, әмма аңа яшәгән урыныннан беркая да китәргә ярамый.

Ссылка на первоисточник
наверх