На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Казанда кар барсын саклауга багышланган фәнни конференция башланды

Территорияләрендә кар барсы (ирбис) яши торган барлык 12 илнең вәкилләре беренче мәртәбә Татарстан башкаласына җыелды. «Ирбис «Кар барсын өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясенең гомуми җыелышы рәисе Али Узденов «Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» дип аталган фәнни конференция ачылышында шулай дип белдерде.

«Россия территориясендә кар барсының саны артсын өчен безгә барысын да эшләргә кирәк», – дип искәртте Узденов.

Спикер сүзләренчә, соңгы елларда Россиядә кар барслары саны 87гә җиткән, узган унъеллыкта исә алар нибары 10 тирәсе генә булган.

Шул ук вакытта Узденов белдергәнчә, популяция арту сәбәпле хәзер тыюлыкларда хайваннарга кысан була башлады һәм шуңа күрә алар яши торган территорияне киңәйтергә кирәк.

Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан өчен кар барсы - республика символларыннан берсе. Республикада бу ерткычлар яшәмәсә дә, төрки халыкларның тарихи Ватанында алар күп булган, дип өстәде ул.

«Кар барсы безнең территориядә элек-электән яшәмәсә дә, без атрибутларыбызны саклап калу һәм хайваннарның сирәк төрләрен саклау юнәлешендәге эшне зур мәртәбә дип саныйбыз», – диде ТР экология һәм табигый ресурслар министры.

Казанга барлыгы унике илдән - Әфганстан, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакистан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан вәкилләр җыелды.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх