Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чараларына төбәктәге тормышны гадел һәм вакытында яктыртырга кушты. Бу хакта ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Казан IT-паркында узган йомгаклау коллегиясендә әйтте.
«Сезнең бурыч – Татарстанда гамәлгә ашырыла торган эшләрне вакытында, намуслы һәм дөресен сөйләү, күрсәтү һәм яктырту», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Татмедиа» республика агентлыгының 2024 елдагы эш нәтиҗәләрен ул уңай бәяләде.
«Тулаем алганда куелган бурычлар үтәлгән. Бу бит авыр вакытта. Ә безнең җиңел вакытларыбыз булмады. Пандемия, махсус хәрби операция һәм башкалар. Авыр заманнарда сез хакимият, халык белән бергә булдыгыз. Сезнең аркылы без үзебезнең кешеләргә, Татарстан Республикасы гражданнарына мәгълүматны җиткерә алдык», - диде ул медиа тармак вәкилләренә.
Свежие комментарии