На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Дмитриев Россия рублен быелның иң уңышлы валютасы дип атады

РФ Президентының махсус вәкиле һәм Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды (РФПИ) генераль директоры Кирилл Дмитриев рубльне 2025 елның иң уңышлы валютасы дип атады. Бу хакта ул АКШ белән сөйләшүләрнең өченче көне нәтиҗәләре турындагы видеода, үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

«Рубль быел долларга карата 40 процентка ныгыды һәм бу елның иң уңышлы валютасы булды», – диде РФПИ башлыгы.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Дмитриев АКШка Россиянең Украинадагы уңышлары турында мәгълүмат җиткергән, шулай ук РФ Президентының махсус вәкиле сөйләшүләр алып барган АКШ Конгрессы парламентарийлары очрашуны уңай бәяләгән.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх