На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстан һәм Самара матбугат чаралары мәгълүмат алмашу турында килешү имзалады

«Татмедиа» АҖ холдингы «Самара өлкә тапшырулар агентлыгы» («СОВА») медиахолдингы белән хезмәттәшлек итү турында меморандум имзалады.

«ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самарада эш сәфәре белән булганнан соң Татарстан һәм Самара гаммәви мәгълүмат чаралары арасында хезмәттәшлекне киңәйтү һәм үзара мәгълүмат алмашу инициативасы белән чыкты.

Шушы хезмәттәшлек кысаларында меморандум имзаланды», - дип искәртте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Үзара хезмәттәшлек кысаларында «Татмедиа» һәм «СОВА» даими рәвештә видео, телевизион программалар, мәгълүмати хәбәрләр, фотолар һәм аналитик материалларны үз эченә алган рус телендәге мәгълүмати материаллар белән алмашачак.

«Безнең төп эш цифрлы юнәлештә хезмәттәшлек итү буенча алып барылачак, ягъни телевизион яки интернет-тапшырулар әзерләячәкбез, интернет мәгълүмат чаралары һәм басма матбугат проектларында катнашачакбыз», - дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына «СОВА» медиахолдингы директоры вазифаларын башкаручы Олег Гутов.

«СОВА» - Самараның зур медиахолдингы, ул «Губерния» телерадиокомпаниясен, «Волжская коммуна» газетасын, «Кому на Волге» интернет-журналын һәм социаль челтәрләрне берләштерә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

 

Ссылка на первоисточник
наверх