
Татарстанның Яңа Чишмә районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы шефлык ярдәме партиясе җибәрелде. Сәфәрне район башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский җитәкләде.
Төркем составына волонтерлар Александр Карпов, Геннадий Котов, Илгизәр Насыйбуллин, Евгений Козлов, Сергей Гульков, Алексей Трондин, Дмитрий Никитин һәм Анатолий Савельев керә.
Йөкне җыю бөтен муниципалитетның уртак эше булды, дип белдерделәр район администрациясендә.
Район җитәкчелеге ярдәм партиясен оештыруда катнашкан белем бирү һәм мәдәният учреждениеләренә, яшьләр оешмаларына һәм гади халыкка аерым рәхмәт белдерде.Посылкаларга рацияләр, генераторлар, пленка, шәхси гигиена әйберләре, татлы тәм-томнар, шулай ук хәрбиләргә шәхси хатлар һәм бүләкләр кергән.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Свежие комментарии