На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • венедиктплюхин
    Траслейт , плиз, ин рашен.Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Светлана Павлова
    Какой занятный язык, надо еще на китайском напечатать.«Бу безнең гаилән...
  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...

Татарстанда контрактчыларга түләүләрне 1,5 миллион сумга кадәр арттырдылар

Татарстанда РФ Кораллы көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә түләүне арттырдылар. Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү миллион ярымга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә белдерде.

Гомуми сумма республикадан (1,05 миллион сум), РФ Саклану министрлыгыннан (195 мең сум), Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан (300 мең сумга кадәр) бирелә торган түләүләрне бергә кушып исәпләнә.

Арттырылган түләүне алу өчен 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзергә кирәк.

Арттырылган түләүләрне махсус операция хәрбиләре сафларын тулыландырырга теләк белдергән татарстанлылар гына түгел, шулай ук, факт буенча яшәү урынына бәйсез рәвештә, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да алачак. Кандидатларга Татарстанга һәм хезмәт итү урынына баруда ярдәм күрсәтәчәкләр.

Башка ил гражданнары һәм аларның гаиләләренә ИНН һәм РФ гражданлыгын алырга ярдәм итәчәкләр. Шулай ук алар контракт төзү һәм медицина тикшерүе үтү вакытына торак һәм туклану белән тәэмин ителә. Рәсмиләштерү процедурасы берничә сәгатьтән ике көнгә кадәр дәвам итә ала. Шулай ук Татарстанда контракт төзүчеләр өчен хәрби укытулар үткәреләчәк.

Мобилизацияләнгәннәр һәм вакытлы хезмәт үтәүчеләр дә контракт төзи һәм 1,5 миллион сум ала ала. Кораллы көчләр сафларында ир-атларны да, хатын-кызларны да көтәләр. Махсус хәрби операциядә медицина хезмәткәрләре, пилотсыз очучы аппарат операторлары, шофёрлар, артиллеристлар кирәк. Контракт хезмәтенә сайлап алу пунктларында теләүчеләргә белгечлек һәм частьне сайларга ярдәм итәчәкләр. Хәзерге вакытта яңа территорияләрне саклаячак «Батыр» исемле батальонга җыю дәвам итә.

Татарстан контрактчыларына, хезмәткә китәр алдыннан, барлык кирәкле әйберләрнең тулы җыелмасы һәм армия дарулар тупланмасы бирелә. Шуңа күрә хәрбиләрнең үзләренә берни дә сатып алырга туры килмәячәк.

Яңа түләүләр – Татарстан контрактчылары һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең тагын бер моңарчы күрелмәгән чарасы.

«Без хәрби посттагыларны истән чыгармаска тиеш. Алгы сызыктагы хәрбиләр гаиләләре өчен тыныч булырга тиеш, бу – безнең бурыч», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Финанс ярдәменнән тыш, контрактчыларга республика һәм Россиядә гамәлдә булган барлык ташламалар, ярдәм чаралары, үзләренә һәм гаилә әгъзаларына реабилитация гарантияләнә. Хезмәткәрләре контракт төзегән предприятиеләр аларның эш урынын саклый һәм хезмәт хакы түли, кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итә, хәрбиләрнең гаиләсен опекага ала.

РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр хакында тулырак heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була. РФ Саклану министрлыгы белән контрактны республиканың теләсә кайсы шәһәре яки районында төзергә мөмкин. Моның өчен 8 (800) 222-59-00 (Татарстан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен), 117 (ТРда яшәүчеләр өчен) телефоннары буенча гариза калдырырга, хәрби комиссариат яки сайлап алу пунктына килергә кирәк.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх