На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Песошин: Барлык ведомстволар да пилотсыз очкычларның кабат һөҗүменә әзер булырга тиеш

Татарстандагы барлык хезмәтләр һәм ведомстволар да пилотсыз очу аппаратларының кабат һөҗүменә әзер булырга тиеш. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«21 декабрьдә Татарстан пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменә дучар булды, бәхеткә, бу зур җимерелүләргә һәм корбаннарга китермәде.

Шулай да Яңа ел чараларын үткәрү вакытында да мондый хәл кабатланырга мөмкин дип фаразларга нигез бар», - дип искәртте ул.

Алексей Песошин сүзләренчә, әлеге вазгыять вакытында барысы да тиешле рәвештә оештырылган иде, әмма һәр ведомство тагын бер тапкыр шул тәҗрибәне анализларга һәм барлык кимчелекләрне бетерергә бурычлы.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы пилотсыз очкыч күргән очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында язган иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх