На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Эльвира Величутина (Вишневская)
    Что за фигня?Татарстан синопти...
  • Evgenija Palette
    Сколько можно говорить... ПОШЛИ НА "Х"... Говорите на Государственном языке... А не на своем ОДНОСЛОЖНОМ НАРЕЧИИ...Кукмара кешесе хә...
  • spoli
    А можно по русскиӘлмәтнең балалар ...

Уфада Мостай Кәримнең 105 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

18 октябрьдә Башкортстан Республикасы Милли музеенда «О, любовь, ты бессмертие дала!» дип аталган уникаль күргәзмә ачыла. Ул башкорт әдәбияты классигы, Башкортстан халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы катнашучысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәрим тууга 105 ел тулуга багышланган.

Бу хакта «Башинформ» яза.

Бу истәлекле көндә Башкортстан Республикасы Милли музее Мостай Кәримнең биографиясе вакыйгаларын һәм берничә буын кешеләре яраткан әсәрләрен яктыртучы күргәзмә тәкъдим итә.

Күргәзмәдә язучының кулъязмалары, шәхси әйберләре, гаилә архивы һәм Милли музей фондыннан тарихи фотосурәтләр, Башкортстан театрларының сәхнә костюмнары, шулай ук шагыйрьнең гомерен дошман пулясыннан саклап калган комсомол билеты тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәне ачуда шагыйрьнең кызы, Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры Әлфия Кәримова катнашачак. Әлеге күргәзмә өчен уникаль экспонатларны ул биргән.

«О, любовь, ты бессмертие дала!» күргәзмәсе кысаларында Мостай Кәримнең «Өч таган», «Сеңелкәш», «Озын-озак балачак», «Ярлыкау» әсәрләре буенча төшерелгән фильмнарны күрсәтү планлаштырылган.

Күргәзмә 2024 елның 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх