Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе тәмамланырга берничә көн вакыт калды. Чүпрәле район басмасы «Туган як» һәм «Таван ен» газеталарына язылу 28 июньгә кадәр генә дәвам итә. Әлеге датадан соң да язылып булачак, әмма газета июльдә килмәячәк. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Яшермибез, соңгы елларда вакытлы матбугатка яздыру кыенлашты.
Моның төрле сәбәпләре бар.Беренчедән, кеше күп вакыт мәгълүматны радио-телевидениедән ала. Шул ук вакытта интернет та бөтен дөньяны колачлады. Хәтта, виртуаль өлкәдә интернет газета-журналларны, шундый сайтларны чутлап та бетерә алмыйсың. Яшьләр газета-журналларның басма вариантын актарып та утырмый, үзенә кирәкне интернеттан эзләүне хуп күрә. Шул ук вакытта арабызда өлкән яшьтәгеләр, интернет челтәрен үз итмәгән кешеләр дә бар. Менә шундый кешеләргә предприятие, оешма хисабына язылу бүләк итүче меценатлар да бар.
Беренчесе, «Цильна» җәмгыяте директоры Барис Гафуров. Бу кампантидә ул 150 данә «Туган як» газетасын авылдашларына яздырды. Әйтергә кирәк, ул җирлектә почта бүлекчәсе ябылганнан соң, аны яңадан ачтыруга иреште һәм хезмәткәрләрен өстәмә эш хакы белән дә тәэмин итте.
Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе алдыннан җитәкчеләр, бүлек белгечләре дә район газеталарына язылды.
Свежие комментарии