На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Лениногорск хәрбие администрация бүләк иткән машинада гуманитар йөк алып китәчәк

Лениногорск хәрбие администрация бүләк иткән машинада махсус хәрби операциягә гуманитар йөк алып китәчәк. «Шевроле-Нива» машинасына посылкалар, медикаментлар һәм башка кирәкле әйберләр белән туп-тулы итеп төялгән, гуманитар йөк көнбатыш юнәлешкә китә. Бу хакта «Заман сулышы» яза.

Хәрби әйтүенчә, машина яңа түгел, тик ул яхшы хәлдә.

Кайчандыр автомобиль районның бер авыл җирлегендә кулланылган. Хәзер тулысынча ремонт үткәрелгән, машина хезмәт итәргә әзер.

«Машинаны документлар белән рәсмиләштерүдә һәм ремонтлауда Лениногорск муниципаль районы администрациясе зур ярдәм күрсәтте. Бу ярдәмнең инициаторлары булган Рамил Әсадуллинга һәм Игорь Храмовка да рәхмәт әйтәсем килә», - ди хәрби Максим.

Китәр алдыннан ул «С любовью и молитвами» һәм «Своих не бросаем!» волонтер штабларга кереп чыккан. Анда әлбәттә, аңа күп итеп кирәкле әйберләрне төягәннәр.

Соңгарак калынса да, хәрбиләргә 23 февраль күчтәнәчләре җибәргәннәр. Әрмән диаспорасы бик күп күләмдә дарулар тапшырган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх