Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Президенты Мәсүд Пезешкианга рәсми юллама җибәрде, ил территориясендә АКШ һәм Израильнең ракета-бомба һөҗүмнәренә борчылуын белдерде. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.
Мөрәҗәгатьтә ул ассызыклаганча, мондый гамәлләр кинәт агрессия булып тора, халыкара хокук нормаларын боза һәм глобаль иминлеккә яный.
«Дөнья җәмәгатьчелеге халыкара хокукны тупас боза, дөньяны җимерә һәм глобаль атом-төш һәлакәте куркынычы тудыра торган мондый кинәт агрессия актларына битараф була алмый», - дип билгеләде Миңнеханов.
Республика Рәисе искәрткәнчә, Россия Иран атом-төш программасы тирәсендәге шау-шуны тыныч җайга салу өчен эзлекле рәвештә чыгыш ясады һәм үзара кабул ителә торган чишелешләр эзләүгә юнәлдерелгән инициативалар тәкъдим итте.
«Күпсанлы корбаннар һәм җимерелүләр сәбәпле, «Россия ислам дөньясы» стратегик караш төркеме исеменнән һәм шәхсән миннән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Ахырда ул Иран Ислам Республикасы җитәкчелегенә кыюлык һәм ныклык, ә Иран халкына иминлек теләде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии