Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алтай делегациясе белән очрашу барышында ике төбәк арасында товар әйләнешен киңәйтергә чакырды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, Татарстан Алтайга медицина эшләнмәләре, компьютер техникасы, автомобильләр һәм шина продукциясе, нефть продуктлары һәм башка товарлар китерә.
Хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы мөмкинлекләр бар, дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.Аның сүзләренчә, Татарстан Алтай Республикасына химия һәм нефть химиясе комплекслары продукциясен, йөк автомобильләре һәм авыл хуҗалыгы техникасын, халык куллану һәм медицина билгеләнешендәге товарларны, дару чараларын, азык-төлек сәнәгате продукциясен һәм башка тармакларны китерүне арттырырга тели. Шулай ук Татарстан Республикасы вәкилләренең энергияне сак тоту өлкәсендә кызыклы эшләнмәләре бар.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Заказ.РФ» Федераль сәүдә мәйданчыгы мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга һәм Алтай Республикасында «Биржа мәйданчыгы» агрегаторы базасында «Төбәк маркетинг үзәге» системасын кертергә тәкъдим итте.
Ул Алтай белгечләрен Kazan Digital Week халыкара цифрлы форумына чакырды, ул агымдагы елның көзендә узачак.
Свежие комментарии