На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Песошин: Сокурыны урап узу юлы 7,5 млн кв. метрдан артык торак төзергә мөмкинлек бирәчәк

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кичә республиканың Лаеш районындагы Сокуры торак пунктын урап узу юлын ачу тантанасында катнашты. Чара Россия Президенты Владимир Путин катнашында видеоконференция режимында узды.

«Беренче чиратта, Владимир Владимирович, Сезгә, республикага күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Татарстандагы масштаблы проектлар: М12, М7 трассалары, Р-239 трассасы участогы реконструкциясе өчен. Болар барысы да яңа мөмкинлекләр, яңа проектлар», – дип белдерде Песошин.

Ул ассызыклаганча, әлеге участокны реконструкцияләү Татарстанның Лаеш районында 7,5 млн квадрат метрдан артык торак төзергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, киләчәктә монда яңа җитештерү мәйданчыклары барлыкка киләчәк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх