Әлмәттән Ирек Сафин хәрби хезмәткә өлешчә мобилизация буенча чакырылган. Ул 2022 елның 29 сентябреннән «Үзәк» гаскәрләр төркеме составында махсус бурычлар үти. Хәрби хәрәкәтләр барышында үзен эшне төгәл үтәүче һәм инициативалы хәрби хезмәткәр буларак күрсәтте, дип белдерделәр Сафин хезмәт иткән частьтә.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.2024 елның 13 сентябрендә лейтенант Ирек Сафин Донецк Халык Республикасы Михайловка авылы районында җиһазландырылган күзәтү постында өлкән хәрби була. Аңа ышанып тапшырылган подразделение дошман ягыннан һөҗүмгә дучар була, атыш башлана.
Хәрбиләрнең гомеренә куркыныч янаган шартларда Ирек Сафин шәхси составка грамоталы һәм төгәл приказлар бирде. Бу көрәштә дошман һөҗүмен вакытында һәм югалтуларсыз кире кайтарырга, куелган бурычны үтәүне дәвам итәргә мөмкинлек бирде, дип сөйләделәр частьтә. Лейтенант Ирек Сафинның кыю һәм грамоталы гамәлләре ярдәмендә төркемнең шәхси составы югалтулар кичермәгән һәм оборонаның яңа чикләрен алу буенча куелган бурычны үти алган.
Махсус хәрби операция барышында Ирек Сафин гомеренә куркыныч янаган шартларда фидакярлек, хезмәт бурычларын намус белән башкаручанлык, югары таләпчәнлек һәм эшне төгәл үтәүчәнлек күрсәтте, дип ассызыкладылар хәрби частьтә.
- 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan. ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Свежие комментарии