На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...

Түбән Кама мөхтәсибәтендә төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Түбән Кама мөхтәсибәтенең Колмакчы авылында капиталь төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Ачылышта Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, шулай ук район имамнары, иганәчеләр, мәхәллә халкы һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Барлык катнашучыларны Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов сәламләде һәм мәчетләрнең рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мөһим роль уйнавын ассызыклап узды.

Әлеге чарада шулай ук Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов катнашты һәм нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

Колмакчы авылында мәчет 1993нче елда ачыла. Мәчет ачылганнан бирле биредә ремонт эшләре үткәрелмәгән була. Быел әлеге авылда туып үскән Марат Гобәев зур ремонт эшләрен башкарырга алына. Ул дуслары һәм җирле халык белән бергә мәчеттә намаз уку залын, имам бүлмәсен, уку сыйныфын һәм тәһарәтханәне төзекләндерә һәм җиһазлый.

Кунаклар, имамнар һәм авыл халкы башкарылган эшләр белән танышты һәм тантаналы ачылыштан соң ук өйлә намазында катнашты.

Бүген мәчеттә шулай ук Түбән Кама районы имамнары җыелышы узды, анда 2024 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар.

Хәзерге вакытта Түбән Кама мөхтәсибәтендә 24 мәчет эшли.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх