
Һава һөҗүменнән саклану системасы ике сәгать эчендә Россия төбәкләрендә Украина Кораллы көчләренең 12 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергән. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
«Мәскәү вакыты белән 7.00-9.00 сәгатьләрдә һава һөҗүменнән саклану системасы Украинаның самолет тибындагы 12 пилотсыз очу аппаратын юк итте», - диелә ведомствоның Telegram-каналында.
Мисал өчен, Брянск өлкәсендә – биш, Мәскәү өлкәсендә - шулай ук биш (дүртесе Мәскәүгә юнәлгән булган), Калуга өлкәсендә ике пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии