Таиланд киләчәктә БРИКСның тулы хокуклы әгъзасы булырга өметләнә. Бу хакта корольлекнең тышкы эшләр министры Марит Сангиампхонг белдерде.
«Нинди өлеш кертә алуын исәпкә алып, Таиланд мөмкинлек чыгу белән БРИКСның тулы хокуклы әгъзасы булырга әзерлеген һәм тәвәккәллеген раслый», - дип китерә аның сүзләрен «Известия».
Аның сүзләренчә, Бангкок, БРИКСка кушылгач, берләшмәне «тагын да ныграк үзара бәйләнешле һәм абруйлы» итә ала.
БРИКС – дәүләтара берләшмә. Анда тулы хокуклы әгъза буларак ун ил һәм партнер буларак уннан артык дәүләт керә.
Свежие комментарии