На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Миңнеханов Азәрбайҗан Президентының махсус вәкиле белән уртак проектлар турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан Президентының Җәбраил, Гобәдле һәм Зангилан районнарындагы махсус вәкиле Вахид Рәсим улы Гаджиев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов кунакка Татарстанга визиты өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең өчен бу эшлекле элемтәләрне дәвам итү һәм Россия - Азәрбайҗан мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү кысаларында мөһим», – дип билгеләп үтте ул.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе үзенең Азәрбайҗанга сәфәре һәм Җәбраил, Гобәдле һәм Зангилан районнары үсешенең темплары белән ничек тәэсирләнүе турында сөйләде.

Алар уртак проектлар турында фикер алыштылар, башка актуаль темаларга да кагылдылар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх