На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Татары, пошли вон с русскоязычных сайтов. ИЛИ ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ - НА РУССКОМ...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Владимир Ахтырченко
    Самоуправление региона- это не значит выходить в эфир на общегосударственных каналах России на своём региональном язы...Әгъзам Гобәйдулли...
  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...

2026 елның февраленнән Россиядә бер гаиләгә ике ташламалы ипотека рәсмиләштерүне тыялар

2026 елның 1 февраленнән РФ Финанс министрлыгы, бер гаиләгә ике ташламалы кредит рәсмиләштерүне тыеп, гаилә ипотекасын бирү кагыйдәләрен үзгәртәчәк.

Ир белән хатынны бергәләп бурычка алучы буларак рәсмиләштерә башлаячаклар, ә хәзер гаилә парларының, әгәр килешүдә ир белән хатынның берсе генә катнашса, икешәр ташламалы кредит алу мөмкинлеге бар.

Бу хакта «Прайм» агентлыгы ведомствоның субсидия бирү тәртибе турындагы карарына сылтама белән хәбәр итә.

«2026 елның 1 февраленнән төзелгән кредит шартнамәләре яисә рефинанслау турында өстәмә килешүләр буенча бурычка алучының ире (хатыны) – Россия Федерациясе гражданины һәм никахта торучы - кредит (заем) буенча бурычка алучылар составына кертелә», - диелә документта.

Бурычка алучының ире Россия Федерациясе гражданлыгыннан үзгә гражданлыкка ия булган очраклар искәрмә буларак карала.

Моннан тыш, финанс базарындагы чыганак «Интерфакс» агентлыгына белдергәнчә, 2026 елның 1 гыйнварыннан гаилә ипотекасы буенча бурычны каплау дәрәҗәсе 0,5 процент пунктына киметеләчәк. Күп фатирлы йортларда торак сатып алуга кредитлар буенча субсидияләр күләме – 2, ә шәхси йорт сатып алуга 2,5 процент пункты тәшкил итәчәк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх