На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Чистай районы «Кәрван эзләре буенча» исемле яңа туристик маршрутка чакыра

Чистай, Болгар һәм Биләр музей-тыюлыклары республика халкына һәм кунакларга яңа экскурсион маршрут тәкъдим итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Чистай дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы директоры Светлана Скучаева сөйләде.

«Яңа туристик маршрутның инициаторы һәм авторларының берсе - мәдәният министры Ирада Әюпова. Кунаклар XIII-XIX гасырлар, XX гасыр башы чорына эләгә: археологик һәйкәлләр белән танышалар, Җүкәтау шәһәрлегендә булачаклар, Болгарга, Биләргә баралар.

Музей экспозицияләрен карап, тарихи чор интерактивларында катнашачаклар, чәй белән сыйланачаклар», - диде Светлана Скучаева.

Аның сүзләренчә, Чистайда Җүкәтау объектыннан тыш, туристларны күренекле сәүдәгәр йортында булдырылган шәһәр тарихы музеена да алып керәчәкләр. «Биредә белем бирү дә, күңел ачу да бергә үрелеп барачак. Шулай ук, кунаклар Чистайның тарихи өлешендә, иске татар бистәсендә, «Нур» беренче агач җәмигъ мәчетендә булачаклар», - диде музей директоры.

Сәүдәгәр Мельников йортында туристларны кызыклы программа көтә. Анда традицияләр турында сөйләшү булачак. Аннары маршрут Биләрдә, Болгарда дәвам итә.

«Әлеге маршрут 20 кешедән 50 кешегә кадәр группалар өчен. Программа 12-14 сәгать дәвам итә. Өч тыюлыкта программага билет бәясе 2750 сум. Ташламалы билетлар бар. Заявкалар «Остров тур Казан» экскурсия үзәге аша рәсмиләштерелә», - дип белдерде Светлана Скучаева.

Шулай ук, Чистай белән җентекләбрәк танышу өчен аерым экскурсион маршрутлар бар. Анда музейларга да, тарихи биналарга, мөселман һәм православие вәкилләренең гыйбадәт йортларына керү дә күздә тотыла.

Ссылка на первоисточник
наверх