На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Крашенинников
    Прошу публиковать в моей ленте материалы только на русском языке.Миңнеханов Патруш...
  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...

«Ак Барс» Казандагы уенда Новосибирск командасына җиңелде

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы бүген Новосибирск шәһәренең «Сибирь» командасына җиңелде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

«Ак Барс» Казан бозонда Новосибирск командасын инде 2021 елдан бирле җиңә алмый.

Беренче периодта голлар булмады (0:0).

Икенче периодның уникенче минутында «Сибирь» һөҗүмчесе Тэйлор Бек исәпне ачты. Әлеге гол бу уенда бердәнбер булды.

Өченече приод та голларсыз узды (0:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Петан – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Фальковский;
  • Барабанов – Коршков – Галимов, Журавлёв – Князев;
  • Пустозёров – О’Делл – Кошелев, Лучевников – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов), Евсеев.

Һөҗүмче Эрик О’Делл бүген «Ак Барс» составында беренче уенын үткәрде.

«Сибирь»

  • Костин (Красоткин);
  • Бек – Андреофф – Лайпсик, Мёрфи – Аланов;
  • Бутузов – Пьянов – Гоголев, Морозов – Әхияров;
  • Белоусов – Рассказов – Карпов, Рукавишников – Мартынов;
  • Коротков – Берлёв – Широков (Першаков), Лукин.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – «Салават Юлаев» матчы 27 гыйнвар көнне 19:00 сәгатьтә башланачак.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх