На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Июль аенда Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләренә пенсия түләүләрен арттырачаклар

Июль аенда Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләренең пенсия түләүләре артачак. Кемнәргә өстәмә түләүләр булачак?

80 яшьлекләр һәм I төркем инвалидлыклары булучылар

1 июльдән 80 яшьлекләрен июнь аенда билгеләп үткән пенсионерларга иминият пенсиясенең беркетелгән өлешен икеләтә арттырачаклар, ул хәзерге вакытта 8907,7 сумга тигез.

Димәк, әлеге категориядәге татарстанлылар өчен сумма 17 815 сумга кадәр арттырылачак.

I төркем инвалидлык билгеләнгән татарстанлыларга да пенсияләр шундый ук күрсәткечкә арттырылачак.

Шул ук вакытта өстәмәне әлеге ике критерийның берсе буенча гына билгеләргә мөмкиннәр. Әгәр татарстанлы, мәсәлән, 80 яше тулу сәбәпле, югары түләү ала икән, инвалидлык билгеләнгән очракта пенсиянең беркетелгән өлеше кабат арттырылмаячак.

Исегезгә төшерәбез, картлык буенча иминият пенсиясе ике өлешне үз эченә ала: теркәлгән һәм иминият пенсиясе. Беренчесе барлык татарстанлылар өчен дә бертөрле, ә икенчесе индивидуаль хезмәт стажына, хезмәт хакына һәм хезмәткәр өчен эш бирүче түләгән взносларга бәйле.

Эшкә сәләтсез гаилә әгъзаларын тәрбияләүче пенсионерлар

Эшкә сәләтсез балигъ булмаган гаилә әгъзаларын тәрбияләүчеләр дә өстәмә акчага дәгъва кыла ала. Әгәр алар тәрбиясендәге кеше югары уку йортында яки урта махсус уку йортында көндезге бүлектә белем ала икән, түләү аларга 23 яшь тулганчы исәпләнәчәк.

Эшкә сәләтсез һәр кеше өчен пенсионерга билгеләнгән түләүнең өчтән бере өстәләчәк. Шул ук вакытта мондый өстәмә иң күбе өч кеше өчен генә каралган.

2025 елның июнендә эштән китүчеләр

Өстәмә шулай ук 2025 елның июнендә эштән киткән пенсионерларга биреләчәк.

Эшләүче пенсионерларга индексация үткәрелмәгән вакыт өчен дә түләүләрне яңадан исәпләячәкләр.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх