Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты киңәшчесе шәех Солтан бен Хәлифә Әл Нахайян Татарстанга эшлекле сәфәрен дәвам итә. Бүген ул Казан федераль университетында һәм «Ярдәм» мәчетендә булды, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Сәфәрдә аны Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.
КФУда кунак илдәге әйдәп баручы югары уку йортларының берсенең фәнни һәм белем бирү потенциалы белән танышты.
Сәфәр барышында инновацион проектлар, кадрлар әзерләү һәм халыкара партнерлык мөмкинлекләренә аерым игътибар бирелде. Делегация шулай ук университет музеенда да булды, анда шәехкә иң кыйммәтле экспонатларның берсен – Коръәннең беренче басма нөсхәсен күрсәттеләр.«Ярдәм» мәчете программаның чираттагы пункты булды. Делегация Аллаһ йортын гына түгел, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тернәкләндерү һәм социаль адаптация үзәген дә карады. Кунакка учреждениенең хәйрия эшчәнлеге, шул исәптән инвалидларга ярдәм күрсәтү программалары турында сөйләделәр.
Шәех Солтан Бен Хәлиф Әл Нахайянның сәфәре Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында дустанә элемтәләрне ныгыту, шулай ук мәгариф, мәдәният һәм социаль инициативалар өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтүгә ярдәм итә.
Кичә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты киңәшчесе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар Россия-Берләшкән Гарәп Әмирлекләре мөнәсәбәтләре үсешендә, бигрәк тә икътисад, мәдәният һәм гуманитар хезмәттәшлек өлкәсендә уңай динамиканы билгеләп үтте.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии