На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Камил хәзрәт Сәмигуллин дүртенче тапкыр Татарстан мөфтие итеп сайланды

Бүген, 19 март көнне, «Казан Экспо» үзәгендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX корылтае уза. Монда республиканың барлык районнарыннан дин әһелләре җыелды. Сайлаулар нәтиҗәсендә, Татарстан мөфтие итеп, дүртенче тапкыр Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләнде. Ул Диния нәзарәтенең 2025 елның 15 гыйнварында узган Пленумы карары белән бердәнбер кандидат итеп күрсәтелгән иде.

Диния нәзарәте корылтаенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Ул мөфтинең эшчәнлегенә югары бәя бирде.

«Илебез, республикабыз өчен тугры хезмәт куярсыз, дип ышанабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх