На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Казаннан аэропортка ике көнгә өстәмә электричкалар билгеләнәчәк

2нче һәм 3нче апрельдә Татарстан башкаласыннан аэропортка өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнәчәк. Бу «Казан Экспо» ХКҮдә махсуслаштырылган күргәзмә уздыру белән бәйле. Бу хакта «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 7602 номерлы электричка Казан станциясеннән 11:28 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 11:57 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Кире юнәлештә пассажирлар 7603 номерлы составта 12:15 сәгатьтә китә алачак.

Татарстан башкаласында ул 12:53 тә булачак. 7604 номерлы поезд Казан станциясеннән 14:30 да китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 14:51 дә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә 15:15 сәгатьтә 7605 номерлы состав барачак. Татарстан башкаласында ул 15:43 тә булачак. Поездлар арадаш тукталышларсыз йөриячәк, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх