На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Тукай районында янгында ике кеше һәлак булган

Кичә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Восход-1» бакчачылык ширкәтендәге бакчада янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр 30 квадрат метр мәйданга таралган янгынны сүндергән. Янгын урынында ике кешенең мәетләре табылган.

Һәлак булганнарның шәхесләре һәм янгынның сәбәбе ачыклана.

Фаҗига урынына Тукай районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Гөлинә Хәйруллина да барган.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх