На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Татарстанда ел башыннан 8 меңнән артык кеше Саклану министрлыгы белән контракт төзегән

Быел махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан сигез мең кеше киткән. Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә җыю турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казандагы сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов шулай дип белдерде.

«Татарстаннан киткән хәрбиләрнең яртысыннан артыгы контракт имзалау өчен башка төбәкләрдән килә.

Без Африка корпусы белән эшләүче аз санлы төбәкләр арасына керәбез, шуның да нәтиҗәсе бардыр. Шулай ук бездә түләүләрнең күләме дә югары», – дип белдерде ул.

Андрей Козлов Татарстанга контракт имзаларга күбесенчә Көнчыгыштан һәм Уралдан киләләр, дип өстәде.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры яки 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх