На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Каюм Насыйриның тәрбия турындагы «Китаб әт-тәрбия» китабын тәкъдим иттеләр

Татар балалар нәшрияты галим-мәгърифәтченең музей-йортында Каюм Насыйриның «Китаб әт-тәрбия» китабын яңадан бастырып чыгарган. Китап этнограф, тарихчы, мәгърифәтче һәм педагогның 200 еллыгына багышланган.

«Китап әт-тәрбия» китабы беренче татар педагогик мәгърифәтчеләренең берсе Каюм Насыйри үгет-нәсихәтләренә нигезләнгән.

Әлеге басмада төрле киңәшләр, әдәп-әхлак дәресләренә дә зур урын бирелде. Без китапны кызыклы булсын дип, тырышып эшләдек, шуңа күрә һәр үгет-нәсихәткә бәйле рәсем дә ясалган», - дип сөйләде журналистларга Татар балалар нәшрияты җитәкчесе Марат Ганиев.

Китапта татар һәм рус телендә текстлар бар. Шулай ук иганәчеләр ярдәме белән интернет-портал һәм Каюм Насыйри үгет-нәсихәтләре язылган мобиль кушымта булдырылган. «Шулай итеп сез китаптагы барлык үгет-нәсихәтләрне тыңлый да аласыз. Бу уникаль мультиформатлы китап», - дип билгеләп үтте Марат Ганиев.

Татар балалар нәшрияты җитәкчесе сүзләренчә, үгет-нәсихәт буенча шулай ук анимацион роликлар төшерәчәкләр. Алар китапта тәкъдим ителгән сурәтләр стилистикасында сакланачак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх