«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте коллективын медиахолдингның туган көне белән котлады.
«Россия Федерациясе мәгълүмат кырында республиканың уңай көн тәртибен алга этәрүдәге уңышларыгызны бөтен республика югары бәяли.
Сез – журналистиканың чын профессионаллары һәм авыр һөнәрдә әле тәҗрибә туплап килүчеләр. «Татмедиа» берләшмәсендә сүз осталары һәм IT-белгечләр, полиграфия һәм нәшрият эше хезмәткәрләре, шулай ук әлеге зур машинаның өзлексез эшләвен тәэмин итүче башкалар бар.Сезгә перспективалы яңа проектлар, иҗади казанышлар һәм боларның барысын гамәлгә ашыру өчен көч-дәрт, куәт телим. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге телим!» – дип белдерде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.
Свежие комментарии