На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Дәүләт Думасында ана капиталының калган акчалары суммасын арттырырга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында ана капиталының калган акчалары суммасын 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр арттыру турындагы закон проектын әзерләделәр, дип хәбәр итте проект авторы, Дәүләт Думасы социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР). Бу хакта РИА Новости яза.

«Бүгенге көндә Россиядә счетларында ана капиталының кулланылмый калган өлеше булган гаиләләр шактый.

Алар бу акчаларны нәрсә гә дә булса сарыф итә алмый. Шуңа күрә без инде кабул ителгән карарда гына тукталып калмаска һәм әлеге акчаларны куллану чикләрен 20 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәбез. Бу бик мөһим чара, дип саныйбыз. Бигрәк тә хәзер, бәяләр арткан һәм төп ставка күтәрелгән шартларда. Бу чара балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», - диде Нилов журналистларга.

Закон проектына аңлатма язуы нигезендә, хәзерге вакытта балалы гаиләләр ана капиталының калган өлешен бер тапкыр бирелә торган түләү буларак 10 мең сумнан да зуррак сумма итеп ала алмый.

«Күпчелек товарлар һәм хезмәтләргә, шул исәптән ялга, мәктәп формасы һәм мәктәп кирәк-яракларына бәяләр кинәт артуны исәпкә алып (хәзерге вакытта бер баланы мәктәпкә әзерләүгә чыгымнар уртача 15 мең сумны тәшкил итә), балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү максатыннан ана капиталының бер тапкыр бирелә торган түләү буларак алып була торган калган өлешен арттырырга кирәк, дип саныйбыз», - дип билгеләп үтелә документта.

Ссылка на первоисточник
наверх