На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Владимир Путин: Казанда без БРИКСның ябык формат булмавын расладык

Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, Казанда үткән БРИКС саммиты берләшмәнең ябык формат булмавын раслый. Бу хакта ул БРИКСның XVI саммиты нәтиҗәләре буенча «Казан Экспо» халыкара үзәге матбугат очрашуында белдерде.

«БРИКС берләшү кыйммәтләрен уртаклаша торган һәм уртак чишелешләр эзләү өстендә эшләргә әзер булган һәркем өчен ачык.

Казанда без БРИКСның ябык формат булмавын расладык. БРИКСның әгъзалары уртак карарлар эзләү өстендә эшли. БРИКС дөньяда нәкъ менә шундый хезмәттәшлеккә омтыла», - диде Владимир Путин.

Ул партнер-дәүләтләрнең яңа категориясен гамәлгә кую аша БРИКСны киңәйтү проблематикасына аерым игътибар биргәннәрен әйтте. «Бу көннәрдә делегация лидерлары формаль булмаган шартларда да күп аралаштылар, күп кенә ике яклы очрашулар, элемтәләр һәм әңгәмәләр үткәрелде, без дә катнашучы илләрнең лидерлары белән очрашырга тырыштык», – дип билгеләде дәүләт башлыгы.

«Тагын бер тапкыр Казанга килүегез өчен рәхмәт белдерәм. Без партнерларның теләктәшлеген тоябыз. Бу – бик мөһим, саммит тәмамлану белән дә теләктәшлек тукталып калмый», – дип йомгаклады Путин.

  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды.
  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
Ссылка на первоисточник
наверх