На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Фәрит Мөхәммәтшин: 2025 елга Татарстан бюджеты гади түгел һәм аны үтәү җиңел булмаячак

Киләсе елга Татарстан бюджеты гади генә түгел һәм аны башкару җиңел булмаячак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлы чорына бюджет турында закон проектын парламент тыңлауларында әйтте.

«Бюджетның аеруча авыр шартларда, махсус хәрби операция барганда, санкцияләр кертелгәндә һәм боларның күпчелек предприятиеләрнең эшчәнлегенә тискәре йогынты ясаганда, продукция сату базарын кысканда кабул ителгәнен барыбыз да аңлый», – диде парламент башлыгы.

Аның сүзләренчә, шул ук вакытта, Татарстан бу авырлыкларны җиңеп бара һәм икътисадның барлык тармаклары да эшләвен дәвам итә. «2025 елга бюджет республика икътисады үсешенең, мәдәни һәм социаль тормышының барлык юнәлешләренә хезмәт итәр дип уйлыйм», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин искәрткәнчә, төп финанс законында халыкның, товар җитештерүчеләрнең үтенечләрен максималь дәрәҗәдә исәпкә алу өчен, бюджет проекты парламент комитетлары һәм фракцияләре тарафыннан каралган.

Парламент җитәкчесе шулай ук муниципалитетларның илкүләм проектларда һәм дәүләт программаларында катнашу кирәклегенә игътибар итте.

«Күп кенә муниципаль берәмлекләрнең башлыклары Татарстан Рәисенә мәктәп, балалар бакчасы төзүдә ярдәм итүләрен сорап хатлар яза. Программалар бар. Әйдәгез, муниципалитетларга бу программаларда катнашу юнәлеше бирик», – диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе, программаларда катнашып, социаль объектлар төзелешенә, территорияләрне төзекләндерүгә финанслар алырга мөмкин, дип өстәде.

«Элек бу кадәр күләмдә программалар булмый иде. Без күп кенә программаларда һәм проектларда катнашабыз, әмма бу гына аз», – дип йомгаклады ул.

2025 елга Татарстан бюджеты керемнәр буенча 425,5 млрд сум, чыгымнар буенча 439 млрд сум булыр дип фаразлана.

Бюджет дефициты 13,5 млрд сум була.

Ссылка на первоисточник
наверх