На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Чирмешәннән хәрбиләргә гуманитар ярдәм озаттылар

Чирмешәнлеләр махсус хәрби операциядәге якташларыбызга чираттагы гуманитар йөк озатты. Алар гуманитар ярдәм белән Донецк өлкәсе юнәлешенә юл алды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.

«Автомобильгә көндәлек кирәк-яраклар, азык-төлек, маскировкалау челтәрләре, генераторлар, бензин пычкылары, җылы бирүче җайланмалар, газ баллоннары, дарулар төядек.

Гомумән, якташларыбыз нәрсәләр сорады, шуларны барысын да җибәрергә тырыштык. Форсаттан файдаланып, әлеге изге эштә катнашкан якташларга зур рәхмәт җиткерәсе килә», - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.

Әлеге «күчтәнәчләр» район халкыннан җыелган һәм район бюджетыннан бирелгән акчаларга сатып алынган. Чирмешән кешеләре якташларына 60ка якын шәхси «посылкалар» да бар. Аларны «Чирмешән» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев һәм машина йөртүче Василий Кузьмин илтә киттеләр.

Районда гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Чираттагы гуманитар йөкне декабрь аенда ук җибәрегә планлаштыралар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх