На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Аккош күлләрендә балык үлүгә бәйле шикаятьләр буенча экологлар тикшерү үткәрәчәк

Социаль челтәрләрдә Аккош күлләрендә балыкның күпләп үлүенә бәйле шикаятьләр буенча экологлар тикшерү үткәрәчәк һәм суның пробасын алачак. Бүген ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.

«Бу тема буенча ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына шикаятьләр килмәде.

Әмма социаль челтәрләр һәм гаммәви мәгълүмат чараларындагы хәбәрләрне тикшерү өчен министрлык инспекторлары, урынга барып, территорияне энә күзеннән үткәрәчәк», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Олы һәм Кече Аккош күлләрендәге суның торышын ай саен күзәтү барышында экологик күзәтчелекне тәэмин итү Үзәк бүлеге суның пробасын алачак.

Ссылка на первоисточник
наверх