На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Түбән Новгород өлкәсендәге Уразавылда «Минем ягымлы әбием» II өлкәара конкурсы булды

Түбән Новгородның Уразавылы мәдәният йортында өлкәнең өлкән яшьтәге татар авыллары вәкилләре арасында «Минем ягымлы әбием» II өлкәара конкурсы булып узды. Аны Краснооктябрьск округы хакимияте ярдәме белән Түбән Новгород татарлары конгрессы оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗади бәйгедә Уразавыл, Суыксу, Пашат, Татар Моклокасы һәм Сафаҗай конкурсантлары катнашты. Аларның чыгышын татар иҗтимагый оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләреннән, шулай ук Татарстан Республикасы артистларыннан торган компетентлы жюри бәяләде.

Конкурста Сафаҗайдан Шамилә Айнетдинова җиңде. Моннан берничә ел элек ул «Нижгарбикә» бәйгесендә дә иң яхшысы булды.

Чара тәмамланганнан соң сәхнәдә махсус хәрби операция ихтыяҗларына гуманитар ярдәм җыюда актив катнашучы округ волонтерларын хөрмәтләделәр. Уразавылда бәйрәм көне Татарстан артистлары концерты белән тәмамланды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх