Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты. Бу хакта ул телеграмм-каналында хәбәр итте.
«Уртак проектлар турында җылы сөйләшү булды. Үзара сәфәрләр оештыру турында килештек», - дип искәртте Миңнеханов.
Очрашуда Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов та катнашты.
Свежие комментарии