На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанда тимер юл станциясендә ток суккан үсмер авыр хәлдә реанимациядә ята

Татарстанның Кукмара тимер юл станциясендә ток сугудан зыян күргән 16 яшьлек үсмер авыр хәлдә реанимациядә ята. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Үсмерне реанимация бүлегенә китерделәр. Хәле авыр, тәненең 25-30 проценты пешкән, үз аңында.

Аңа кирәкле бөтен медицина ярдәме күрсәтелә», - дип искәрттеләр медицина учреждениесендә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы әлеге үсмернең дусты белән бергә туктап торган йөк поезды вагоннары аркылы чыгуы турында язган иде. Кайсыдыр мизгелдә аларның икесен дә ток суккан. Яшүсмерләрнең берсе шунда ук үлгән, икенчесен хастаханәгә озатканнар.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх