На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Башкортстан кызларын «Республика гүзәле-2025» матурлык бәйгесендә катнашырга чакыралар

Башкортстанда яшәүче 16-24 яшьлек кызларны XI «Республика гүзәле-2025» төбәк матурлык бәйгесе кастингына чакыралар. Кастинг 19 апрельдә «Башкортостан» дәүләт концерт залының Кече залында узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Конкурсның максаты - башкорт гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен, рухи-әхлакый кыйммәтләрне, Башкортстан кызларының матурлыгын пропагандалау һәм катнашучыларның иҗади потенциалын ачу.

Оештыручылар вәкиле Луиза Закирҗанова «Башинформ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, бәйгедә катнашу өчен буе 170 сантиметрдан ким булмаган, кияүгә чыкмаган һәм бала тапмаган кызлар чакырыла, милләте мөһим түгел. Калган параметрлар белән конкурс турындагы нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Бәйгене составына иҗади интеллигенция, «Россия гүзәле» бәйгесе һәм башка дәрәҗәле beauty-проектларның абруйлы вәкилләре кергән компетентлы жюри җитәкли. Жюри карары күпчелекнең тавышы белән кабул ителә. Нигезләмә буенча, жюри Башкортстан Республикасында туган чибәркәйне Мәскәүдәге «Россия гүзәле» конкурсында, шулай ук Кытай, Һиндстан, Көньяк Корея, Япония, Төркия һәм башка илләрдәге халыкара бәйгеләрдә катнашу өчен сайлап алачак.

Финалга үткән кызлар өчен халыкара матурлык конкурсларында җиңүчеләрдән дефиле, фотога төшерү, ораторлык сәнгате, стилистика, визаж, прическалар, психология, нутрициология, кул эшләре, шулай ук фото һәм видеога төшерү буенча мастер-класслар оештырылачак.

Ссылка на первоисточник
наверх