Татарстанлылар грипп белән ешрак авырый башлаган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узып баручы атнада грипп һәм ОРВИның 11 532 очрагы теркәлде, бу үткән атна дәрәҗәсендә.
Әлеге күрсәткеч узган елның шул чорыннан – 27 процентка, эпидемия бусагасыннан 38 процентка түбәнрәк», - дип искәртте санитар табиб.Шул ук вакытта, ОРВИ структурасында гриппның өлеше арта, бүгенге көндә ул 26 процент тәшкил итә, бер атна элек 20 процент иде. Ә узган елның соңгы атнасында гриппның өлеше 5 проценттан артмады.
Любовь Авдонина хәзерге вакытта, нигездә, дуңгыз гриппы - А(Н1N1) – таралуын әйтте.
Свежие комментарии