На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...

Миңнеханов белән Цивилев Югары нефть мәктәбе кампусын карады һәм балалар белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия энергетика министры Сергей Цивилев белән бергә Әлмәттә Югары нефть мәктәбе кампусында булды һәм балалар – эковолонтерлар һәм яшь эколог олимпиадаларында җиңүчеләр белән очрашты. Кунаклар Әлмәткә ТР Нефть саммитында катнашу өчен килде, дип хәбәр иттеләр республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә.

Кампус белән танышу «Каракүз» балалар бакчасыннан башланды. Мәктәпкәчә учреждение 60 сабыйга исәпләнгән, алар белән тугыз педагог, өстәмә тәрби бирү педагоглары һ.б. белгечләр шөгыльләнә.

Аннары студентлар яши торган бүлмәләрне карадылар.

Шуннан соң Татарстан Рәисе һәм Россия энергетика министры Нефть саммиты мәйданчыгына килде. Биредә алар эковолонтерлар һәм яшь эколог олимпиадаларында җиңүчеләр белән очрашты. Балалар Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилевка табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, ресурслардан рациональ файдалану белән бәйле проектлар хакында сөйләде, яшьләрдә экологик җаваплылык күнекмәләрен формалаштыру серләре белән уртаклашты.

Мәктәп укучылары кунаклардан киләчәктә кайсы һөнәрләргә ихтыяҗ иң зур булачагы, альтернатив энергетика һәм тулаем алганда Россия энергетика тармагын үстерү перспективалары белән кызыксынды.

Россия энергетика министры фикеренчә, ягулык-энергетика тармагы ил икътисадында әһәмиятле урын били, чөнки яктылык, машиналар, төзелеш материаллары һ.б. нәкъ менә аның белән бәйле.

«Бу тармак бөтен илне бәйли, - дип искәртте Цивилев. – Ягулык-энергетика комплексы - сәнәгать, фән һәм мәгариф өлкәсендә төп заказчы. Сез шул исәптән ресурслардан рациональ файдалануга юнәлдерелгән мөһим проектларда катнашасыз. Шуның белән ягулык-энергетика комплексында катнашучылар булып саналасыз».

Миңнеханов активистларга төбәк өчен бик мөһим булган инициативаларга карата игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, аларны Татарстан һәм Россиянең чын ватанпәрвәрләре дип атады.

«Мәктәптә белем алып, сез экология һәм табигатьне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирәсез. Бу – бик мөһим. Алга таба шундый ук актив булып калуыгызны телим. Сез булдырасыз, мөмкин кадәр күбрәк күнекмә һәм компетенцияләр алырга тырышыгыз», - дип сүзен төгәлләде ТР Рәисе.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх