Якшәмбе көнне, 21 сентябрьдә, Татарстанда уңай булмаган һава шартлары көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез республика территориясендә урыны белән секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил фаразлана.
Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр идарәсе халыкны ялгыз үсеп утырган агачлар, биек биналар, юл билгеләре һәм электр линияләре янында торырга ярамый, дип кисәтә.
Автомобильләрне агачлар янында яки яхшылап ныгытылмаган конструкцияләр янында калдырырга ярамый. Җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементлары булган кием кияргә, ә машина йөртүчеләргә тизлек режимын һәм дистанцияне сакларга кирәк.
Судно йөртүчеләргә һава торышын исәпкә алырга, коткару жилеты кияргә, үзләре белән элемтә чаралары алырга һәм суга ялгыз гына чыкмаска киңәш ителә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии