Чәршәмбе, 18 декабрьдә, Татарстанда бераз кар көтелә, аерым районнарда буран булуы ихтимал.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразыннан күренгәнчә, республикада көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитә.
Көндез һава температурасы -2.
.-7 градус тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, көнбатыш районнарда көн дәвамында бу күрсәткечләр -7..-12 градуска кадәр төшә.Шулай ук юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка киләчәк.
Свежие комментарии