На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Казанда төрки һәм Иран халыкларының Нәүрүз Республика бәйрәме узачак

21 мартта Казанда Нәүрүз бәйрәме алдыннан сүмәләк әзерләү йоласы үткәрелә. Ул Татарстандагы төрки, Иран һәм Кавказ халыкларының милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре катнашында узачак.

Татарстан халыклары Дуслык йорты мәгълүмат үзәге хәбәр иткәнчә, сүмәләк - Урта Азия, Иран, Кавказ арты фарсы һәм төрки телле халыкларының бәйрәм ризыгы.

Аны шыттырылган бодайдан әзерлиләр, бодайны тарттыралар, аннары он кушып, казанда 20-24 сәгать дәвамында пешерәләр. Казан төбенә кечкенә ташлар салалар, алар сүмәләкне көюдән саклый. Әгәр дә ашаган вакытта шундый таш эләксә, теләк теләргә кирәк. Сүмәләк әзерләгәндә җыр-биюләр башкарыла. Ризыкны суынганнан соң табынга бирәләр. Ул кешеләргә физик һәм рухи көч өсти дип санала. Әзерләү процессында йоланың барлык кунаклары да катнаша. Теләгән һәркемне бушлай пылау һәм шулпа белән сыйлаячаклар.

Үткәрү вакыты һәм урыны: 17.00 сәгатьтә, Оренбург тракты 23/1.

22 мартта Казанда Нәүрүз Республика бәйрәме була. Азәрбайҗаннар, әфганнар, башкортлар, дагыстанлылар, иранлылар, казахлар, кыргызлар, таҗиклар, татарлар, төрекләр, төрекмәннәр, үзбәкләр, тувалылар, бурятлар һәм башка халыклар бер мәйданчыкта үз халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтәчәк.

Бәйрәмдә интерактив мәйданчыклар, күп милләтләр катнашында концерт программасы, халык һөнәрчелеге күргәзмә-ярминкәсе, традицион халык уеннары, «Нәүрүз гүзәле» һәм «Нәүрүз Батыр» конкурслары оештырылачак.

Кунаклар Нәүрүзнең төп милли ризыкларыннан берсе – төрле төрки халыкларның рецептлары буенча әзерләнгән пылаудан авыз итә алачак.

Оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы, «Татарстан халыклары Дуслык йорты» дәүләт бюджет учреждениесе, «Татарстан халыклары Ассамблеясы» иҗтимагый оешмасы.

Якындагы парковкалар:

- П.Лумумба урамы, 47а, Ат клубы (Иске аэропортның элеккеге бинасы);

- А.Камалиев проспекты, 44, «Максидом» Төзелеш гипермаркеты.

Вакыты һәм үткәрелү урыны: 11.00-15.00, Казан ипподромы территориясе (адресы: Альберт Камалеев проспекты, 27/1).

Ссылка на первоисточник
наверх