На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Россия һәм Кытайдан тугыз команда КФУ обсерваториясен үстерү концепциясен тәкъдим итәчәк

Казан федераль университетында 18 апрельдә «В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясен саклау һәм заманча файдалануга җайлаштыру» дигән темага Бөтендөнья мәдәни мирас объектларын таныту буенча IV Халыкара студент проектлары бәйгесенә йомгак ясалачак. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Финалга тугыз конкурс эше үтте. Әлеге проектларны Мәскәү архитектура институты (Дәүләт академиясе), Яньцзы университеты (Кытай), Чанъань университеты (Кытай, ике концепция), Җир төзелеше буенча дәүләт университеты, Н.С.Алферов исемендәге Урал дәүләт архитектура-сәнгать университеты, Донбасс илкүләм төзелеш һәм архитектура академиясе, Түбән Новгород дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Казан федераль университеты әзерләгән.

Эшләрне яклау нәтиҗәләре буенча 2024 елның 5 ноябрендә башланган конкурсның җиңүчеләре билгеләнәчәк. Бәйгенең ярымфиналына Россия югары уку йортларының 13 командасы (Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Екатеринбург, Түбән Новгород һәм Донецк Халык Республикасыннан) һәм Кытай Халык Республикасы югары уку йортларының 25 командасы 38 эш тәкъдим итте.

Чара Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев ярдәмендә үткәрелә. Бәйгене ИКОМОС илкүләм комитеты, Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе, «Яңарыш» Республика фонды оештыра.

 

Ссылка на первоисточник
наверх