Фатих Әмирхан әсәрләре академик басмасының беренче томы фәнни мөхәррире, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина язучы, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханны Садри Максуди һәм Йосыф Акчура белән бер дәрәҗәдә торган шәхес дип атады.
«Фатих Әмирхан ХХ йөз башы мәдәнияте, татар милли хәрәкәтендә Садри Максуди, Йосыф Акчуралар белән бер баскычта торган һәм татар халкының киләчәктә үсеш юлын, үсеш моделен күзаллаган, барлык элементларын күзәтеп торган шәхес.
Үзенең һәр язмасында укучысы белән сөйләшеп, әлеге елда нәрсәләр эшләргә кирәк, нинди кимчелекләр бар, нинди яңалыклар бар – менә шулар турында туктаусыз язып торган кеше булган», - диде галимә Татар китабы йортында.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Дания Заһидуллина Фатих Әмирхан турында әзерләнгән алты томлык академик басманы «язучының кайтуы» дип кабул итә.
«Чөнки без монда моңа кадәр үзебез күз алдына китереп, күпмедер дәрәҗәдә аңларга тырышкан Фатих Әмирханны күрәбез. Дүртенче-бишенче томнарда Фатих Әмирханның публицистик язмалары урын алган. Алар әле күргәзмәдә юк, ләкин ел ахырына кадәр басылып чыгарга тиеш. Әлеге томнарда Фатих Әмирханның моңа кадәр билгесезлектә калган бик күп өр-яңа мәкаләләрен, язмаларын күрәбез. Алар Фатих Әмирханны татарның бик зур фикер иясе, зур сәясәтчесе, иҗтимагый эшлеклесе итеп күрсәтә», - диде ул.
Галимә әлеге томлыкларны эшләп чыгу – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең бик зур хезмәте дип бәяләде.
«Кызганыч, Совет чорында без аның «Әл-Ислах» газетасы, «Тәрбиятел-әтфаль» журналындагы кереш мәкаләләрен инде күрә алмадык. Аңа беренче тапкыр атрибуция ясап (кем тарафыннан язылуы билгеле булмаган әсәрнең авторын һәм язылу дәверен белү), хатларының чыннан да аныкы икәнлеген ачыклап, дүртенче томда 75 процентка якын яңа материал күрдем», - диде Дания Заһидуллина.
Аның әйтүенчә, беренче өч том – Фатих Әмирханның әдәби әсәрләрен үзенә туплаган. «Аның әсәрләре халкыбызга гел тәкъдим ителеп торган. Фатих Әмирхан үзе исән чагында аның 20ләп китабы басылып чыккан. Татар укучысы Фатих Әмирхан әдәбият мәйданына чыккач ук, аның белән бергә аның әдәбияты буйлап, кулга-кул тотынышып, атлаган», - ди галимә.
Свежие комментарии