Түбән Кама Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен 30нчы республика гуманитар ярдәм колоннасын җибәрүдә катнашты. Колоннаны җибәрү «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге химаясында узды. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
«Бүген тугыз фура юлга чыга, шуларның берсе – Түбән Камадан.
Без Луганск Халык Республикасында Рубежное халкы өчен 20 тонна гуманитар ярдәм җыйдык», - дип җиткерде «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама бүлекчәсе башкарма секретаре Марина Шәрифуллина.Колонна составында җимерелгән инфраструктураны һәм торак фондын торгызу өчен кирәкле 200дән артык әйбер бар: төзелеш материаллары, торбалар, эретеп ябыштыру материаллары, генераторлар һ.б. кирәк-яраклар.
Свежие комментарии