Соңгы арада районнардагы татар газеталары ябыла икән, дигән сүзләр ишетелде. Башкортстан республикасы «Кызыл таң» иҗтимагый-сәяси газетасының, «Тулпар» яшьләр, «Әллүки» балалар журналларының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов бу сүзләрне беренче ишетүе һәм икенче яртыеллыкка язылуны уңышлы тәмамлаулары турында әйтә.
«Кызыл таң» газетасы редакциясе коллективы 2025 елның икенче яртыеллыгына газетага язылуны уңышлы тәмамлады. Былтыргы шушы чор белән чагыштырганда безнең тираж – 107 процент тәшкил итте. Шуны да әйтергә кирәк: безнең коллектив яшьләр өчен – «Тулпар», кече яшьтәге балалар өчен «Әллүки» журналларын да чыгара. «Тулпар» журналының тиражы былтыргы белән чагыштырганда – 114 процент, «Әллүки»неке – 128 процент булды. Бу цифрлар почта аша язылучыларны гына күрсәтә. Моннан тыш альтернатив ысул белән язылучылар да бар. Алар басмаларыбызны ПДФ форматта, я булмаса, редакциягә килеп, иҗтимагый таратучылар аша, маркетплейслар аша да алдыралар.
Әбүнәчеләрне җәлеп итүнең төрле ысулларын кулланабыз. Районнарда күренекле артистлар катнашында халык белән очрашулар, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрле мастер-класслар үткәрәбез. Әбүнәчеләр арасында «Башкортостан Республикасы» нәшрият йорты белән берлектә төрле конкурслар оештырабыз.
Безнең коллектив уникаль. Журналистларыбыз KizilTan.ru. электрон газетасын, журналларның сайтларын, 3 басманың да социаль челтәрләрен алып бара. Ай саен электрон газетабызны 300 меңгә якын кеше укый. Июль ае нәтиҗәләре буенча 278 700 кеше укыган. «Тулпар» журналы сайтын июльдә – 56 915, «Әллүки» сайтын 19 339 кеше укыган.
Димәк, июль аенда безнең коллективның иҗаты белән 354 954 кеше танышкан. Моңа өстәп, социаль челтәрдәге укучыларны да исәпкә алырга кирәк. Аларын әйтеп тормыйм, чөнки һәркем, безнең «ВКонтакте», «Одноклассники», Телеграм-каналдагы төркемнәребезгә кереп, дуслар санын карый ала.Район газеталары ябыла, дигән хәбәрне мин беренче тапкыр сездән ишетәм. Андый сүзнең булганы да юк. Татар телендә чыккан район газеталары ничәү булган – барысы да исән-имин чыгып килә, – ди ул.
Башкортстанда чыга торган татар газеталарының бүгенге хәле турында тулырак «Интертат» сайтында Гөлүзә Ибраһимова белән Зилә Мөбәрәкшина язмасында укый аласыз.
- Башкортстандагы татар газеталарының бүгенге хәле: тираж аз булса, ябылу яныймы
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии